Җырлар

Эрбет (татар халык җыры)


Илфат Сәхбетдинов җырлый. Баянда - Рөстәм Камалов.


Җәй көнендә ямьле була
Болыннарда уйнарга.
Әйдә, бергә җырлыйк әле,
Дуслар килгән тыңларга.

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә.
Сайрый былбыллар үзәндә,
Үзәгем өзелгәнгә.

Су буена төшкән идем,
Яфракланган тал-тирәк.
Яна, дисең, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.
Эх, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус-ишләрем.
Яшь гомерләр ике килми,
Белегез кадерләрен!



Сайт управляется системой uCoz