Мөнәҗәтләр

Мәүлет мөнәҗәте


Укы дисәгез – укырбыз,
Күңелләрегез ачылсын.
И кардәшләребез, ризыкларыбыз
Җәннәтләргә чәчелсен.
Без укыйбыз, сез тыңлагыз,
Күңелне читкә куймагыз.
Бозык уйлар белән утырып,
Әҗердән мәхрүм булмагыз.
Сөям сезнең үзегезне,
Кабул иттем сүзегезне.
Рәсүлуллаһы хәдисе белән
Тәбрик итәм үзегезне.
Ходайның дусты пәйгамбәр
Туган көн бу, мөселманнар.
Бу көн бөйрәм, бу көн шатлык,
Мөкатдәс бик шәриф көннәр.
Туды Мәккә шәһәрендә
Рабыйгал әвәл ахырында,
Дүшәмбе көн уникенче сәхәр -
Вакыты таң алдыннан.
Рәсүлуллаһы туган чакта,
Гаҗәп хәлләр заһир булды.
Сәүәһәрнең суы бетте,
Сәмәвәдин сулар чыкты.
Рәсүлуллаһы туган чиктә
Сөннәтли, күз сөрмәли.
Йөзе тулган айдан якты,
Балкып дөньяга басты.
Мөбарәк исемедер аның -
Мөхәммәт бине Габдулла,
Диямез чын күңелләрдән
Мөхәммәдерә сулуллаһы.
Бәйрәм, бәйрәм көн бу,
И кардәшләр, шатлык көн бу.
Мең ел янган кисран уты
Оятындан сүнгән көн бу.
Баткыл ялган беткән көн бу,
Караңгылык киткән көн бу.
Халык нуры өскә чыгып,
Бәйрәм, бәйрәм, бәйрәм көн бу.
Котлы булсын Мәүлетебез
Иң мөбарәк бәйрәм көн бу,
Иң беренче зур пәйгамбәр
Рәсүлебез туган көн бу.
Ошбу көннәр шатлык безгә
Бөтен мөэмин-мөселманга.
Рәхмәт яуды бу дөньяга
Рәсүлебез туган көн бу.
Безнең өчен җәфа чиккән
Ул сөекле Рәсүлебез
Ислам илә тугры юлыбыз
Рәсүлебез туган көн бу.
Күтәр Исламның шәфкатен,
Арттыр Исламның куәтен,
Насыйп иткел кыямәттә
Ул Рәсүлнең шәфкатен.
Насыйп иткел кыямәттә
Ул Рәсүлнең шәфкатен.
Ошбу анда тулды солтан
Ул Мөхәммәт туды нурда.
Уникенче кичәсе
Дүшәмбе көн таң алдында.
Күктән барча фәрештәләр
Җир йөзенә иңделәр.
Ул Мөхәммәт Мостафага
Хәмдестә укыдылар.
Ул дөньяны нурландырган,
Ислам динен зурландырган,
Каферләрне хурландырган
Рәсүлебез туган көне.



2009 нчы елда Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Муллагалиева Бәдәр апа (1909 нчы елда туган) авызыннан Әмәкәй урта мәктәбе укучылары язып алган. Материалны сайтка тәкъдим иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.




Сайт управляется системой uCoz