Мөнәҗәтләр

Бу үлем шундый бер хәл ул


Бисмиллаһи рахмани рахим.

Бу үлем кемнәрне куйган,
Җәрәхәтле тәнем суйган,
Сөт имгән баласын җуйган,
Бу үлем шундый хәл ул.
Ничә ни атасыз калган,
Ничә ни анасыз калган,
Ничә ни баласыз калган,
Бу үлем шундый бер хәл ул.
Аера ул анасындан,
Аера ул атасындан,
Аера барча малындан,
Бу үлем шундый бер хәл ул.
Ата дими, ана дими,
Балаларың кала дими,
Йөрәккә ут каба дими,
Бу үлем шундый бер хәл ул.
Яхшы йортың кала дими,
Малың кеше ала дими,
Хәләлең тол кала дими,
Бу үлем шундый бер хәл ул.
И үлмәк бар, терелмәк бар,
Гамәлләрдән сорамак бар.
Качар җир юк, ләхет бик тар,
Шул көннәрне күрәсе бар.
Яки берәү калыр булса,
Яки берәү кайтыр булса,
Без дә хәйлә корыр идек,
Берәүнең калганы булса.
Гамәл кылыйк, и кардәшләр,
Гамәл булыр безгә юлдаш.
Үлемнән һичкем котылмас,
Бу үлем шундый бер хәл ул.



2009 нчы елда Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Муллагалиева Бәдәр апа (1909 нчы елда туган) авызыннан Әмәкәй урта мәктәбе укучылары язып алган. Материалны сайтка тәкъдим иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.




Сайт управляется системой uCoz