Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Җырлар

Кыска җырлар


Ак каенга үрелеп үскән
Куе зәңгәр гөл бит ул.
Туган илдән читкә китү
Әҗәл белән бер бит ул.

Сары сандугач баласын
Ничә санасаң да өч.
Кая барсаң да бер кояш,
Газиз башка гына көч.


Фоат Садриев язмасыннан. Баһманов Ф.М. Елга башы / Флүр Баһманов. – Алабуга: Алмедиа, 2009. - 224 б.




Сайт управляется системой uCoz