Риваятьләр

Кырынтау авылы топонимнары турында Флүсә Шәрипова истәлекләре


Колхоз председателе булган Готуфны икмәк яшерүдә гаепләп хөкем иткәч, колхоз председателе итеп Торыш авылыннан Сабиров Салихҗанны куялар. Шәехҗан абзый хисапчы. Бу елларны Кырынтауның сугыш вакытында таушалып-тузып беткән колхоз каралты-кураларын ныгыталар. Мәктәпне зурайтып, ике яклы итеп эшлиләр. Колхоз кәнсәсе салалар. Колхоз коесы казыйлар. Яшелчә бакчасы булдыралар. Торыш ягына чыгып китә торган буа бик начар була, анда арбалы ат белән иркенләп йөрерлек буа буалар. Ул буа чынлап та бик ныклы булып чыга. Без бала чакта су коена торган бу буаны Сәли буасы дип атап йөртәләр иде. Аның атамасы колхоз председателе Салихҗан исеме белән бәйләнгән икәнен без күп еллар үткәч кенә белдек. Авыл бетте, ул буа калды. Инде кабаттан авылны торгызып, кабаттан Торыш авылына машина, тракторлар белән үтәрлек яхшы буа торгызу эшенә тотынгач иске буаның читән корылмалары килеп чыккан. Ярты гасырдан да артык су астында торырлык, язгы ташуларны, кышкы туннарны күтәрерлек итеп төзи белгәннәр гап-гади агачтан, чыбык-чабыктан. Менә нинди һөнәр ияләре
яшәгән икән авылыбызда.

1942 нче елның җәе башлана, инде матур итеп җиләкләр өлгергән чак. Апалары Гайшә кече эне-сеңелләренә «минем Ижау үлгән җиргә барып, үз кулларым белән өзеп кура җиләге кабасым килә», — дигәч Мәдинә, Мөнирә, Мөбәрәкҗан — апаларын кул арбасына утыртып, урманга алып кереп китәләр. «Ижау үлгән җир» дигәнне минем дә бәләкәй чакта ишеткәнем бар иде. Әмма, «ничек Ижау үлсен инде, ул Шәһәр бит» — дип, уйлап куюдан артмый иде фикерләвем. Хәзер белдем инде. Ул атны Ижевск ягыннан алып кайталар. Урман кисеп, урман чыгаруда эшли ул ат. Көннәрдән бер көнне күп итеп агач төяп чыккан чагында арба тәгәрмәче чокырга бата. Ат һич тартып чыгара алмый. Куалый - тарткалый торгач? аптыраган бер ир, атның сыртына нык итеп сугып җибәрә, ат ыргылып йөкне тартып чыгара. Чыгара, һәм үзе егыла. Шулай итеп егылып җан биргән урынны халык, «Ижау үлгән җир», — дип йөртә башлый. Анда кисенте булып, кисентегә кура җиләге чыга. Авыл кешеләре кура җиләге капкаларга бара торган булганнар (ул елларны кура җиләге дә күп булмаган, аны җыеп ни дә булса эшләүче дә булмаган).

Заһертдиновлар гаиләсе
Күченүчеләр арасында ике бертуган Заһертдиновлар бар. Абыйсы Әгълемәтдин беренче елда күченә. Бу гаиләләр ярлы гаилә булып, яңа җирдә мантып китәргә өмет белән күчәләр.
Әгъләметдин хатыны Гөлчирә һәм ике кызы белән күчә. Ләүхидә — 1920 нче, Мәгърупсада — 1926 нчы елгы булалар. Кырынтауда тагын ике малай дөньяга килә 1929нчы елгы Фәрвәҗетдин һәм 1935 нче елда Әмирҗан туа. Дүрт кешелек икмәк басуларын үз җае белән генә эшкәртеп яткан, алга да, артка да китә алмаган Әгъләметдин гаиләсендә малай туа. Ә җирләр артмый, чөнки бу вакытта җирне билгеләү түгел, ә берләштерү мәсьәләсе күтәрелгән була инде. Колхозлашу идеясен Әгъләметдин абзый уңай фикер дип кабул итә. Колхозга кереп, урман кисеп колхоз абзарлары, каралты-кура ясый башлыйлар. Урманда агач кисеп межалар ясауда да йөри ул. Түреш ягыннан Торыш ягына чыга торган киң межа юл салалар. Түреш ягыннан Кырынтау авылына килә торган юлны чистартып, анда да межа салына. Шул чистартулар вакытында хасыйл булган юл-сызаның бер өлешен Әгъләм сызымы дип йөртәләр. Әгъләм сызымы дигән җир бик матур балан куаклары, чикләвек куаклары үскән, җиләкле дә, печәнле дә булган яланнары булган җир хәзер дә бар.

Әһелтдинов Солтангәрәй гаиләсе
Менә инде сүзем, бабамнарның күршесе булып килеп урнашкан Әһелтдинов Солтангәрәй гаиләсенә килеп җитте. Солтангәрәй Хуҗахмәт бабай белән берьюлы диярлек күчә. Рәттән урнашкан йортлар җиткерәләр. Солтангәрәй гаиләсе 4 кешедән тора: хатыны Шәмсекамал, кызы Гайнекамал һәм энесе Шәмсетдин. Шәмсетдин 1910 нчы елгылар булып, күчеп килгәндә үк җиткән егет була. Мөгаен, Тат. Бүләрдә ата-аналары исән булмагандыр инде, югыйсә Шәмсетдин ага-җиңгә гаиләсенә ияреп килмәс иде. Бу дүрт кешелек гаилә яхшы гына йорт җиткерә, каралты-кура карый. Үз кишәрлекләрен әйбәтләп эшкәртә. Ә буш вакытларда Шәмсетдин урманга китеп «югала». Ул анда бер төрле кыйммәтле мехлы җәнлек тоту белән шөгыльләнә. Ул йөргән бу чокырны Шәмси чокыры дип йөри башлыйлар. Соңрак сирәк кенә олы агачлар үскән, сарык көтүе туплый торган яланлы җирне дә (чокыр янында гына) Шәмси яланы дип йөртә башлыйлар. Шулай итеп, бүген дә без әйтә торган Шәмси чокыры, Шәмси яланы атамалары барлыкка килә.



Шәрипова Флүсә. Кырынтавым- күңел җырым. – Казан: “Паритет”, 2008. - 69, 78-79, 88, 107 б.




Сайт управляется системой uCoz