Җырлар

Солдатка озату


Солдатлар китә - озатаек,
Басу капкаларын чыкканчы.
Озата бардым, карап калдым,
Күз керфеккәйләрем талганчы.

Солдатлар китәр сайланып,
Билләренә каешлар бәйләнеп.
Исәннәр йөрсәк, бер кайтырбыз
Туган-үскән җирләргә әйләнеп.

Атларның җиктем мин карасын,
Һич белмәдем кая барасын.
Барасы җирләргә барып җиткәч,
Жәлләмәгез язу карасын.


Мөслим районы Усы авылында яшәүче Тазова Мария Павловнадан 1968 елда Котдус Хөснуллин язып алган. Утлы еллар кайтавазы: Бөек Ватан сугышы чорында татар халык иҗаты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. – 28 б.




Сайт управляется системой uCoz