Мөнәҗәтләр

Мөнәҗәт


Әй син, картлыгым, ник иртә килдең?
Минем адресымны син каян белдең?
Иртән торам да кичләрен көтәм,
Узган гомерләр кайтмас һич бүтән.
Суларым бетсә, барам коега,
Көн үткән саен күңел боега.
Боегып йөрмәдем, рәхәт күрмәдем,
Картайганымны үзем сизмәдем.
Бу чәчләремә нигә ак төшә?
Шул картлык белән яшьлек тартыша.
Картлык көчлерәк – яшьлекне җиңде,
Әй син, яшьлегем, кайтмассың инде.
Яшьлек хәлләре калды йөрәктә,
Хәлсез тамырлар бүртте беләктә.
Иртән торам да, карыйм көзгегә,
Картайганымны аңлыйм үзем дә.
Яшь вакытларда һаман эш көтә,
Картайгач кына бар эш тә бетә.
Кемнәр тумаган, кемнәр булмаган,
Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган.



Мөслим районы Мөслим авылында яшәүче Зиннурова Нурдидә, 2010 ел. 1927 елда туган. (“Авыл утлары” газетасының 2010 ел, 10 февраль санында басылып чыкты)




Сайт управляется системой uCoz