Риваятьләр

Төпсез күл


Һәр шәһәр, һәр авылның данлы, тарихи, легендаларга бай урыннары бар.
Ык елгасының аръягында Тамьян авылына каршытау башыннан Шифа
чишмәсе ага, Михайловка авылыннан Тойгелдегә таба бара торган юлда
Чегән калкулыгы бар, Рус Шуган авылыннан Рус Смыловкага бара торган
юл озын таудан менә, ә зиратында Кабертау бар. Монда кыш айларында
яшьләр чаңгы шуалар.
Мөслим авылының да үзенең аерылып торган, тарихи, табигать гүзәллеге булган урыннары бар. Шуларның берсе – Төпсез күл. Ул хуҗалыкара
төзелеш оешмасы астында, Бишнарат тегермәне ягындагы әрәмә алдында.
Мин әле бәләкәй идем, ләкин анда булган вакыйганы бик яхшы хәтерлим. Минем бертуган абыем Александр Федорович, күрше егетләре Хатыйп Хафизов, Әкрам Шакиров (озак еллар укытучы булып эшләгән иде), Әнвәр
һәм Гали Вәлитовлар (Әнвәр – тракторчы, Гали – атаклы токарь), тагын берничә егет бу күлнең төбен табарга тырыштылар: чумдылар, ләкин
күлнең аскы өлеше боздай салкын булганга, тиз генә калкып чыгалар иде. Каяндыр көймә сөйрәп алып килделәр. Дилбегәгә консерв банкасы тагып күлнең уртасына төшереп җибәрделәр, берникадәр сөйрәгәч, тартып алдылар, ләкин банка чип-чиста иде. Икенче дилбегәгә ялгадылар, банка эчендә бер сынык кирпеч бар иде, тагын ялтырап чыкты. Өченче дилбегәгә бәйләделәр, аның белән дә банка чип-чиста булып чыкты. Бу хәл 1939-40 елларда булган иде. Әнә шуннан соң аны Төпсез күл дип йөртәләр. Монда күл чәчәкләре, камыш үсмәде, каз-үрдәк йөзмәде. Монда су керергә бик рәхәт иде. Суның
1,5-2 метр катламы җылы була иде, ә аскы өлеше боздай салкын булды. Монда апалар, әбиләр юган керләрен чайкарга төшәләр, аның суы керне ап-ак итә иде. Соңгы елларда Ык елгасы язгы ташкында үзенең ярыннан чыкмый. Шуңа күрә күп кенә күлләр кибеп бетте, булганнарында су кими, балык бетә. Ләкин Төпсез күлгә бу йогынты ясамый, ул яши. Ныклап карасаң, күлнең әрәмә ягында чирәм арасында юешлек күрәсең, чишмә акмый, ләкин 2,5-3 квадрат метр җир сулыктан гыйбарәт. Күл җир асты чишмәләре хисабына яши, алар күлне тулыландырып торалар. Шунысы сөендерә: кеше чәнти бармагы белән дә бу табигать хәзинәсенә кагылмады, кагылмый, һәм шулай булыр, дип ышанасы килә. Бу күлдә балык та юк, ул Ыкның язгы ташкынында җәелеп бөтен болыннарны, күлләрен баскан елларда да булмады. Бу инде табигатьнең тирән сере – аны ачарга әле беркемнең дә алынганы юк.


Павел Иванов, “Авыл утлары”, 25 октябрь, 2005 ел.




Сайт управляется системой uCoz