Риваятьләр

ТҮРЕШ авылы топонимнары


Түреш авылы районыбыз табигатенең иң матур кочагына урнашкан. Аны төрле яклап урман-сулар, үзәнлекләр чолгап алган. Төньяк-көнбатыштан кечкенә Түреш елгасы ага. Авылга исем дә шушы елга исеменә нисбәтле рәвештә бирелгән. Өлкән буын кешеләренең сөйләвенә караганда, авылга 1921 нче елның җәендә нигез салына.
Түрешкә беренчеләрдән булып, Күбәк авылыннан Миргали Әюпов, Мирзашәех Әхмәтҗанов, Хәсәнша Әхмәдишин, Галимулла Әюпов, Ялалетдин Камалов, Шәйгәрдән Әхмәтшин килеп утыралар. Соңрак Үрәзмәт һәм Бүләк авылларыннан аерым гаиләләр күченә. Аерым җир кишәрлеге алып, йорт салучыларга бик күпләп урман төпләргә, бакча һәм чәчүлек җирләре булдыру өчен, шактый көч түгәргә туры килгән.
Түреш авылының топонимикасы кызыклы гына. Авылдан төньякка 2-3 чакрым ераклыкта гына Кала тавы, Вәли тавы, Җенле тау кебек безнең яклар өчен ярыйсы гына биек саналган калкулыклар, ягъни таулар тезелеп киткән. Шулар итәгендәге үзәнлек Тәпәлек дип атала. Ул якын-тирәдәге иҗ матур һәм бик бай табигатьле урыннарның берсе. Күбәк һәм Түреш җирләре кисешкән тирәдә Түреш елгасы ярыннан Куш чишмәнең салкын саф суы агып чыга. Авылның көнбатышында Тирән чокыр дигән бик матур уйсу җир бар. Авыл халкы озак еллар буе колхоз терлекләре өчен печәнне шунда чапкан. Тирән чокырның өске урман ягындагы уйсу җирендә Бүләк авылыннан Заман исемле картның умарталык тотканы мәгълүм. Безнең бабайлар бала вакытта Күбәк авылыннан шул бакчага бал ашау өчен килгәннәр. Ә Заман карт юмартлыгы белән дан тоткан: сабыйларны балдан авыз иттереп, Заман коесыннан алынган судан тәмле чәй кайнатып сыйлап җибәргән.
Авылның көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлешендәге урманнарда (аның беркадәресе Завод урманы дип атала) әле дә зур-зур күмер өемнәре очрый. XVII-XVIII гасырларда Ольгино авылында бакыр заводы була. Шунда табылган бакыр рудасын эретү өчен, Түреш урманында юан-юан имән-каен кисеп яндырганнар. Күмерен атлар һәм үгезләр белән Ольгинога ташыганнар. Түреш һәм Ольгино авыллары арасында, урман эчендә, Дамочка дигән бик матур урын бар. Бүгенге көндә аның кечкенә Мунчала күленнән һәм печәнлегеннән файдаланалар.


Әхмәтҗанов Мөҗәһит. Түрешем: Мәкаләләр, шигырьләр, фикерләр, статистик мәгълүматлар. – Мөслим: “Авыл утлары” газетасы китапханәсе, 2001 ел, 5-6 битләр.




Сайт управляется системой uCoz