Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

Картлык килде


Яшь вакытта йөрдек чәчәчк булып,
Инде алар хәзер шиңделәр.
Ботаклары сынган агач кебек,
Аз гомерләр безгә килделәр.

Сәхрәләргә чыксам, карап торам,
Төрле чәчәк матур төсләрдә.
Чәчәчәк кебек матур яшьлекләрне
Күралмабыз бәлки төшләрдә.

Сахраларда үскән чәчәчкләр дә
Баш ияләр гомерем үтте дип.
Уйлыйсыңмы, якты дөньяларны
Ташлап китәр вакыт җитте бит.

Хәйран булып уйлап утырсам да,
Бик аз калды безнең гомерләр.
Авыр сүзне каты кайгыларны,
Күтәрә алмый безнең күңелләр.

Кызыл чәчәк кебек нурлы йөзләр
Көзге яфрак кебек саргайды.
Кара яфрак кебек озын чәч тә
Үсүеннән күптән туктады.

Үткен күзләр хәзер аз күрәләр,
Нигә күңел гамьсез йоклады?
Минем күңел шуңа йоклый гамьсез
, Сизә күңел: вакыт аз калды.

Кара чәчләремә ак төс керде,
Көчләрем дә бетте эшләргә.
Авызымны ачсам, юк тешләрем,
Картлык хисе безнең эчләрдә.

Картлык дигән нәрсә гаҗәп икән:
Телләр бәйләнәләр сөйләргә.
Гаҗәпләрне күреп тә күрәсе килә,
Әллә вакыт җитте микән үләргә.



Сөйләүче, язып алучысы билгесез. 1993 нче елгы кулъязма альбомнан алынды. Мөслим.




Сайт управляется системой uCoz