Җырлар

Хәсрәт җырлары


Алмы синең көянтәң,
Гөлме синең көянтәң?
Кайгыларым бетмәс микән,
Алмагачка сөялсәм.

Тал бөгелә, тал л бөгелә,
Нигә бөгелә микән?
Үхәкләрем бу кадәрле
Нигә өзелә микән?

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл җитендә.
Сайрый былбыллар җитендә
Аеры тору читен лә.

Базарга барыйм микән,
Алмалар алыйм микән?
Әллә бәхетсез башымны
Суларга салыйм микән?

Самавыр куйдым күмерсез,
Менә кайнар, күрерсез.
Туганнарым булмагачтын,
Чәй эчкәч тә күңелсез.

Бара алмыйм, кайта алмыйм,
Машиналар килмәйче.
Кеше хәлен кеше белмәй
Үз башына төшмәйче.


Илмира Солтанова һәм Айрат Газетдинов язып алган. 1993 ел. Мөслим.




Сайт управляется системой uCoz