Җырлар

Күбәк авылыннан ШИҺАПОВА ( НӘБИЕВА) АСИЯ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


Күбәк авылы кешеләре бик эшчән һәм тату булдылар. Авыл халкы 2 су тегермәненнән файдаланды, шуларның берсе югары очта, икенчесе түбән очта иде. Хәзерге клуб элеккеге мәчет урынына салынган, мәдрәсәсе дә булган. Анда шәкертләр төрле авыллардан килеп һәм шунда торып укыганнар. Шәкертләргә атнасына бер генә тапкыр өйләренә кайтып килергә рөхсәт ителгән. Һәр бригаданың үз атлары, камыт, дилбегәләре, шурниклары бар иде.
Бөек Ватан сугышы башлангач, бөтен ир-ат диярлек сугышка китеп бетте. Мин ул елны Күбәк мәктәбен "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлап, Нарат Асты пионерлагерена ял итәргә җибәрелгән идем. Сугыш башлану хәбәрен шунда ишеттем. Әти килеп алды. Мин кайтып җитүгә, байтак ир-ат сугышка киткән, авылда ниндидер моңсулык, күңелсезлек хөкем сөрә иде. Егетләрне армиягә озатканда, болай дип җырлаганнары хәтергә уелып калган:

Кимә итек, ки ботинка,
Кыен булыр атларга.
Кызылармеец озатабыз
Совет илен сакларга.

Армиядәге фронтовикларга шундый эчтәлектәге хатлар яза торган идек:
Ниләр уйлап җылый микән
Сабый бала бишектә?
Утка-суга салмасалар,
Кавышырбыз ничек тә.

Авылда бөтен эш безнең кебек хатын-кызга, карт-корыга, бала-чагага, атларга өелеп калды. Яз көне тырмаладык, чәчтек, ә көзен исә барлы-юклы игеннең башагын да калдырмыйча җыеп алдык. Язлар җиткәч, бәләкәй арба тартып, Элемтә авылына симәнәгә йөрдек. Метрәй белән Мөслим арасындагы юлны өчәр урыннан су ярганга, капчыкларны аркага күтәреп, яланаяк бозлы суларны ерып чыга идек. Аннан арбаларны бер ярдан икенче ярга күчерәбез. Симәнә эзләп, Минзәләдән ары булган Куриягә дә йөрергә туры килде.
Чәчелгән икмәк тишелеп чыгу белән, аны утау эше килеп баса. Бу эшне башкаручыларның һәрберсенә 100 әр грамм гына он бирсәләр дә, аны чиста чүпрәкләргә төреп, кош тоткандай кайта идек.
Өлгергән игеннәрне лобогрейка, "Майский" дигән ургычлар белән 3 әр ат җигеп урырлар иде. Ә без аларны, көлтә итеп бәйләп, чүмәләләргә куябыз. Ат җигеп, көлтәләрне төнлә белән бер урынга ташыйбыз да көндез шуны сугабыз. Әгәр көнлек нормаңны үтәмәсәң, "Гитлер тегермәненә су коясың!" дип кенә кычкыра торганннар иде.
Авылдагы беренче тракторчы, комбайнчылар: Абдуллин Әһлиулла, Хаҗиева Зөләйха, Хәсәншина Фәрхенавал, Хәсәншина Мофаккирә, Миркасыймов Фатыйх һ.б.
Дүрт бригаданың дүрт яшелчә бакчасы, сыер, сарык, ат фермалары бар иде. Атлар бөтен колхоз эшенең үзәгендә тордылар. Иртә культураларны 1 нче майга чәчеп бетергән еллар күп булды. Май бәйрәмен дә басуда үткәрә торган идек. Ир-атларга берәр кап папирос, хатын-кызларга бер чәй эчәрлек конфет бирәләр иде. Шулай булса да:

Алмагачы биек булса,
Булмый аның алмасы.
Калмыйк Герман кулларына
Юк аларның алласы,-

дип, җырлый-җырлый җир җимертеп эшләдек.
Чәчүләр беткәч, чүп үләннәрдән силос салу башлана. Абзар, каралты-кура тирәләрен чүп үләннәреннән арындырабыз. Ферма һәм юл буйлары чип-чиста, яп-якты булып балкып кала. Ә хәзер чүп үләннәре арасында адашып үләрлек.
Гел эшләп кенә дә тормадык без. Җәй көннәрендә кичләрен яланнарга чыгып, үз күңелебезне үзебез күрә торган идек. Шундый эчтәлектәге җырлар әле һаман да истән чыкмаган:

Айлы кичтә күлгә төштем
Көймәдә йөрер өчен.
Айлы кич - йөрәк ачкычы
Серләрне белер өчен.

Ни әйтсәң дә, безнең буын - октябрьдә, пионерда, комсомолда, партиядә тәрбияләнгән кешеләр. Җырларыбызны да шуңа багышлый идек:

Мылтык атарга оста мин,
Бик күп тордым постта мин.
Җитәкчебез - компартия,
Юлбашчыбыз - Сталин.

Солылар салдым улакка
Бөдрә җонлы туры атка.
Сызганып хезмәт итәбез
Советский властька.

Сугыш бетте дип кенә, рәхәт тормыш башланмады әле...
Өчәр ат җигеп сабан сөргән чаклар иде. Бервакыт бригадир килде дә:
- Сеңлем, атыңны тугар да кайтып әзерләнә тор, иртәгә таңнан урманга... - диде.
Арбага күп итеп печән төядек, кирәк әйберләрне салдык да урманга кузгалдык. Чаллы районы Бакчасарай авылына хәтле җәяү бардык. Юл тулы шулай печән төягән атлар. Әйтерсең, чүлдәге кәрваннар...
Бакчасарайга көч-хәл белән килеп җиттек, фатирга урнаштык. Икенче көннән, урманга барып, бер атка ике кубометр әрдәнә төяп, арбаларны боргычлап, тәгәрмәчләрен майлап, ат белән янәшә җәяүләп, Вятка елгасына кадәр утын ташу эше башланды. Мондый эшләр план тутырганчыга кадәр дәвам итә иде.


Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Күбәгем - туган төбәгем" китабыннан алынды. 2009 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz