Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

ЗИКЕР ӘЙТИК, МӨСЕЛМАННАР!


Ходайга гашыйк булганнар
Зикердә булганнар алар,
Шулар белән булыр өчен
Зикер әйтик, мөселманнар!
Яманнарга катыштырма,
Тез гел безне яхшы сафка,
Рәсулулла юл күрсәтеп
Торсын иде ул тарафка.
Шәфәгатен өмет итеп
Салаватлар әйтсәк иде,
Бер Ходаем кабул итеп,
Морадларга җитсәк иде.
Килеп җитте үләсебез,
Каберләргә керәсебез,
Сөаль фәрештәләренә
Бар җаваплар бирәсебез.
Раббым Аллаһ, тел ачкычы
Бирсәң иде шул көннәрдә,
Кыямәт көне булганчы
Ятасыбыз бар тар гүрдә.
Газраил җанны алганда
Шайтан торыр, ди, алдарга,
Камил иманнарым белән
Үткәрсәнә, Тәгалалла!
Кара гүрләр якты булыр
Камил булса иманыбыз,
Тар ләхетебез киң булыр,
Яхшы бирсәң җавабыбыз.



Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1986 елда Марат Хөснуллин язып алган. Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 92 бит.)




Сайт управляется системой uCoz