Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

КАРЫЙЛЫК ЗАРЫ


Узды еллар бер-бер артлы, үтте яшьлек көннәрем,
Төште тешләр, бетте итләр, җыерчыкланды тәннәрем.
Сукты аклык чәчләремә, килде үлемнән хәбәр,
Күрми күзем, сүнде зиһенем, тиз улыр микән сәфәр?
Шомлы дөнья, шомлы көннәр алда һаман болгана,
Алда һаман ул чуала, яшь гомерләр югала.
Тынмый сәгать, көн-төн эшли, нәрсәгә ул «келт» итә?
Гомеремне бертуктамас «келт» итү бән киметә.
Уза айлар, уза еллар, сизмим гомер узганын,
Мәгәр беләм әгъзаларым күзгә күренеп тузганын.
Аяк-куллар тыңламыйлар тиешенчә эшләргә,
Вакытларым узган, ахры, коелалар тешләр дә.
Куәтләрем, зиһеннәрем бигрәк кимеп баралар,
Бераз гына эшләсәм дә, бар әгъзалар аралар.
Күзләремнең куәте юк, аптырыймын күрмәгәч,
Укый алмыйм, яза алмыйм күземә күзлек кимәгәч.
Хәтерләрем-зиһеннәрем таралганнар башымнан,
Күп хаталыклар табамын эшләп куйган эшемнән.



Мөнәҗәт Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алган. Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 440 бит. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz