Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

БАРЧА ИНСАН НИГӘ ШАТЛАНА?


Җир йөзендә җөмлә мөэмин нигә шатланган бүген,
Мәдрәсәләр, башка җирләр нурга капланган бүген?
Җир йөзендә бәйрәм итә барча мөселман бүген,
Чөнки хәзрәти Мөхәммәд дөньяга килгән бүген!
«Мөселман мин» дигәннәргә бәйрәм итәрлек бүген,
Чөнки хәзрәти Мөхәммәд дөньяга туган бүген!
Бүген нигә шатланабыз, ни эш кыйлдырган бу көн?
Чөнки хәзрәти Мөхәммәд дөньяга туган бүген!
Җир йөзендә Хак гадәләт шәмгысы яндырган ул,
Ислам динен таратырга бу дөньяга туган ул!
Җир йөзендә барча инсан нигә шатланган бүген?
Чөнки хәзрәти Мөхәммәд дөньяга туган бүген!
Динем җиңсен дип, ялгызы мәгарәгә кергән ул,
Чын дине Ислам әһелен дөньяга һәм җыйган ул!
Җир йөзендә җөмлә мөэмин нигә шатланган бүген?
Чөнки хәзрәти Мөхәммәд дөньяга туган бүген!



Мөнәҗәтне Мөслим районы Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1990 елда Марат Хөснуллин язып алган. Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 105 бит.)




Сайт управляется системой uCoz