Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

АЯТЕЛ-КӨРСИ УКЫЙМЫН


Аятел-Көрси укыймын кич ятканда,
Бакый иманым белән булыем
Авызымнан җаным чыкканда,
Бакый иманым белән булыем
Авызымнан җаным чыкканда.
Аятел-Көрси укыймын кич ятканда,
Бакый иманым белән булыем
Өстемә кәфен сарганда,
Бакый иманым белән булыем
Өстемә кәфен сарганда.
Аятел-Көрси укыймын кич ятканда,
Бакый иманым белән булыем
Ләхетемә куйган чакта,
Бакый иманым белән булыем
Ләхетемә куйган чакта.
Аятел-Көрси укыймын кич ятканда,
Бакый иманым белән булыем
Гүремдә ялгыз ятканда,
Бакый иманым белән булыем
Гүремдә ялгыз ятканда.
Аятел-Көрси укыймын кич ятканда,
Бакый иманым белән булыем
Хак хозурына барганда,
Бакый иманым белән булыем
Хак хозурына барганда.



Мөнәҗәтне Мөслим районы Михайловка авылында яшәүче Ситдикова Нуриәсма Сабирҗан кызыннан К.Хөснуллин язып алган. Нуриәсма апа Сарман районы Минзәләбаш авылында Туйкин Камил мулланың сеңлесе Газизә Туйкинада укый. Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 57 бит.)




Сайт управляется системой uCoz