Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

АНА ЗАРЫ


Ходай шулай яраткан бит: баласы татлы анага,
Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт, анасы сыймый балага.
Балакаем, бәгырькәем, салкын җилләр тидермәдем,
Нинди авыр елларда да, хәрәм ризык җыйдырмадым.
Кайтыр көннәреңне санап, үтте минем гомерләрем,
Синең болай булуыңа өзгәләнә күңелләрем.
Бик яратып, бик кадерләп үстердем бит сине, балам,
Хәзер инде өйләнгәчтен ят булды бит сиңа анаң.
Тәүфыйгыңны сорый-сорый үтте минем гомерләрем,
Синең болай булуыңа һич ышанмый күңелләрем.
Бала дип ата-аналар янган утларга керәләр,
Баланы үстерү өчен күпме михнәтләр күрәләр.
Ата-анага бала якын, айрыласы бер дә килми,
Бала үзе үсеп җиткәч, ата-ананы бер дә сөйми.
Җәйләр җиткәч чыгар идем сәхрәләргә бер сәйранга,
Өйләнгәч, ананы сөймиләр, шуңар каламын хәйранга.
Кыз бала тапкач, аналар чәчләрен тарап үрәләр,
Бу гаҗәп-хәйран эшләрне, картайгач, бар да күрәләр.
Тугыз ай күтәреп йөрдем, егерме ай сөт имездем,
Суыкларга туңдырмыйча, сине үстергән анаң бит мин.
Догада утыра ана үзе, яшь белән туладыр күзе,
Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт, бар да ялган ана сүзе.
«Әни бик күп ашый»,— - диеп, авырсына тамагымны,
«Карчык юкта ашарбыз»,— дип, җыеп куя тәгамемне.
Җыйса җыйсын тәгамнәрен, аңа да бу көннәр җитәр,
Шулай булган вакытлары аның да исенә төшәр.
«Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигәннәр бит борынгылар,
Аңарга да килеп җитәр бу күрсәткән хәрәмлекләр.
Балакаем, бәгырькәем, татлы сүзләрем күп сиңа,
Мин берара сүз башласам, акаеп карыйсың миңа.
Син дип гомерем үтсә дә, белмисең һич кадеремне,
Ана булып сүз дәшәлмим, калдырасың хәтеремне.
Иляһым, хәсрәтем авыр, көн-төн телгәләнә бәгырь,
Сабыр белән морад хасил, ничек итим икән сабыр?
Иляһым, киңдер рәхмәтең, синсез күптән үләр идем,
Ахирәттә әҗерен бирсәң, бу кайгыга түзәр идем.
Мөнәҗәтне язган чакта каләм тоткан кулым тала,
Бу сүзләрне уйлаганда күземнән яшьләрем тама.



Мөслим районы Михайловка авылында яшәүче Ситдикова Нуриәсма Сабирҗан кызыннан (1902 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 338 бит. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz