Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

Догабызны кыйл кабул!


Йа, Ходай, рәхмәтеңнән безне мәхрүм кыйлмагыл,
Күңелебезнең ак күгәрчендәй догасын кыйл кабул.

Күңелебездә шулкадәр изге теләкләр, Раббыбыз,
Пакь иман илә тибә безнең йөрәкләр, Раббыбыз!

Мәңге мәгъсум, мәңге нурлы булса иде күңелебез,
Әкрен-әкрен, ямьле, һәйбәт үтсә иде гомребез.

Мәңге күрсәт безгә, Аллаһ, яктылыкка якты юл,
Күңелебезнең ак күгәрчендәй догасын кыйл кабул!



Мөнәҗәт Мөслим районы Михайловка авылында яшәче Ситдикова Нуриәсма Сабирҗан кызыннан (1902 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллигн язып алган.



Сайт управляется системой uCoz