Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

КЕШЕ ХӘЛЕН КЕШЕ БЕЛМИ


И Ходаем, беләсең Син яхшылык һәм яманымны,
Әһле җәннәт эчләренә кертсәнә газиз җанымны.
Ходам, рәхмәт дәрьясында үзем туя йөзәр идем,
Кыямәттә әҗер бирсәң, бу кайгыга түзәр идем.
Иляһи, мин Сиңа зарый, ки шул дүртесенә зарый:
Бере - җәннәт, бере - гыйззәт, бере - дидар, бере - иман.
Ходайның тәкъдире безгә, ни килмештер хәкимнәргә,
Язылгандыр тәкъдирләргә, рәхим кыйл, йә Рәхим Аллаһ!
Уйласам, хәсрәтем авыр, Ходай бирсен үзе сабыр,
Сабыр белән морад хасил, сабырлар бирсәнә, Аллам!
Иртән торсам, эшем килми, кичен ятсам, йокым керми,
Бу кайгыга дәва тапмыйм, сабырлар бирсәнә, Аллам!
Бу дөньяның вафасы юк, кемесе ач, кемесе тук,
Ярдәм итәр кешем һич юк, ярдәм бирсен үзе Аллаһ!
Кеше хәлен кеше белми, үзенең башына килми,
Үзенең башына килсә, нихәл итәргә дә белми.
Кеше хәлен кеше белми, үзенең башына килми,
Йөримен, янам-саргаям, сарыга сагышым үлми.
Минем күк кайгылы булган белән тәмам дөнья тулган,
Сабырсыз булмасам иде, сабырлык бирсәнә, Аллам!



Мөнәҗәт Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Хәмидуллин Мохтәр Хәмидулла улыннан (1912 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин тарафыннан язып алынган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 267 бит. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz