Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

КИРӘК ФИКЕР ИТӘРГӘ


Әбүбәкер, кирәк фикер итәргә:
Вакыт җиткән түгелме соң китәргә?
Әбүбәкер, кирәк фикер итәргә:
Нә уйлыйсың, ниләр кылып китәргә?
Кирәк дидең һаман гомер итәргә,
Кудың дөньяны һәргиз төз итәргә.
Килеп җиттең менә гомер читенә,
Җиталмассың бу дөньяның чигенә!
Теш-бугазы калганда да ашаудан,
Туя алмас адәм заты яшәүдән.
Тик чара юк, алдан уйла күңелдән,
Алып калырга бәндәне үлемнән.
Килеп җитсә, аера әҗәл барсын да:
Сорамый ул яше белән картын да!
Бала-бәгырьләрне ташлап китәсең,
Җыйган мал-мөлкәтне сарыф итәсең.
Без гафилне белүчеләр кем булыр?
Соң кашык су салучылар кем булыр?
Безне, үлгәч, искә алучы кем булыр?
Изге сүз бән озатучы кем булыр?
Кем булыр иренгә сулар салучы,
Үлгәч, озын төнен саклап калучы?
Юып-пакьләп, җеназа укып килүче,
Хәер-дога укып, елап калучы?
Белә алмыйм, кем мине искә алыр соң,
Юганда тәнемә су кем салыр соң?
Кабер казып, ләхетне кем алыр соң,
Соңра сагнып, еглый-еглый калыр соң?
Әбүбәкер, дөнья малы - - чүп инде,
Ходаның рәхмәте сансыз күп инде!
Үзем китәм, сезгә сүзем шул инде,
Өмет итми чарабыз да юк инде.
Кемдер үлә, кала мөлкәт-маллары,
Кемдер үлә, кала илдә даннары.
Әбүбәкер, яклый күр син соңгысын,
Соңгы әйткәнеңдә гамь вә моң булсын!



Мөнәҗәтне Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 410-411 битләр. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz