Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

Кунак булдык үзегездә


Кунак булдык үзегездә, дога кылдык түрегездә,
Иман нуры йөзегездә, нур балкысын гүрегездә.

Туганкайлар, сыйладыгыз татлы ашларыгыз белән,
Ходаем насыйп әйләсен җәннәт алмалары белән.

Җөмләбезгә насыйп әйлә Рәсүлулла шәфәгатен,
Рәсүлулла пыракларын һәм дә аның хак сөннәтен.

Килеп кердек өегезгә, тәсбих күрдек чөегездә,
Тәсбих әҗерләрен бирсен бер Ходаем үзегезгә.



Мөнәҗәт Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Хәмидуллин Мохтәр Хәмидулла улыннан (1912 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 142 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz