Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

МӘҢГЕ КАЙТАЛМАМ


Күзгә күренми дөнья яктысы,
Йөрәгем яна - үлем чаткысы.
Алтмышта яшем, авырды башым,
Түгелә күз яшем үлем дәрдендин.
Юлларга чыксам, юлдан язамын,
Утсыз янамын үлем дәрдендин.
Алтмышта яшем, авырый башым,
Агарды чәчем үлем дәрдендин.
Үлем дәрдендин ятамын хаста,
Тәнем әрнидер җан биргән чакта.
Газраил килер җаным алырга,
Мөмкин булмас һич бармый калырга.
Гөнаһларым күп, йөгем бик авыр,
Сәфәрем ерак, куркам барырга.
Кыямәтне уйлап йөрәкләр яна,
Әҗәл дәрдендин юк безгә чара.
Китәләр алып, ак бүзгә салып,
Туганнар калыр артымдин багып.
Киттем еракка, төштем фиракка,
Мәңге кайталмам, күмелдем туфракка.



Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 501 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz