Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

САБЫР БИРСЕН ҮЗЕ АЛЛАҺ!


Атамның бер гөле идем, анамның былбылы идем,
Бу хәсрәткә гаҗиз булдым, сабыр бирсен үзе Аллаһ!
Эчемә кайгылар тулды, йөземнең нурлары сулды,
Йөрәккә кайгылар сауды, сабыр бирсен үзе Аллаһ!
Үләр идем, үләр хәл юк, бу дәрдемә түзәр хәл юк,
Нә булырын белер хәл юк, сабыр бирсен үзе Аллаһ!
Сабырлыкның савапларын китаплардан караганнар,
Сабыр иткән кешеләрне шәһидләр дип санаганнар.
И, туганнар, беләмсездер, сабырлык кемнәрдән калган,
Пәйгамбәрләр сабыр иткән, сабыр итеп әҗер алган.
Ерак димә гомереңне, якын дип бел үлемеңне,
Сәхәрләрдә зикер әйтеп, чыныктыргыл күңелеңне!
Хәсрәт хәсрәткә охшамый, хәсрәт урыны бушамый,
Һәркемдә дә бер хәсрәт, минем хәсрәткә охшамый.
Сабыр итмәк кирәк безгә, безнең күк бәндәләр түзә,
Алай да бит йөрәк үзгә, сабырлык бир, Тәгалалла!
Сабыр итик, сабыр итик, сабыр коллар сабыр итә,
Сабыр кол сират күперен искән җилләр кебек үтә.
Сабыр итик, сабыр итик, сабыр юлдан шайтан качар,
Сабыр кол җәннәт ишеген үз куллары белән ачар.
Мөнәҗәтләр яза-яза каләм тоткан кулым тала,
Күземнән канлы яшь ага, сабырлык бир, Тәгалалла!
Мөнәҗәтләрем һич бетмәс, кәгазь белән кара җитмәс,
Йөрәгемнән кайгы китмәс, рәхиме кыйл, Рәсүлулла!
Мөнәҗәтем сезгә булсын, дус-ишләрем дога кыйлсын,
Догалары кабул булсын, Рәхмең кыйл, Рәсүлулла!



Мөнәҗәтне Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алды.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 264 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz