Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

ҮЛЕМ ШУНДЫЙ ГАҖӘП ХӘЛДЕР


Әҗәл угы - каты ук ул, атылса, һич тими калмас,
Бу дөньяда терек бәндә ахыры бер көн үлми калмас.
Әҗәл угы ата калса, бу мескенгә чара булмас,
Күзенә ком коелмыйча, бу нәфес дөньядан туймас.
Газиз булган ата-анадан аеручы үлемдер бу,
Газиз булган туганнардан аеручы үлемдер бу.

* * *
Аера ул хәләлеңнән, аера ул җәмалеңнән,
Аера ул җөмлә малдан, үлем шундый гаҗәп хәлдер.
Карамый ул камәлеңә, карамый ул җәмалеңә,
Карамый дөнья малыңа, үлем шундый гаҗәп хәлдер.
Бу әҗәл кемнәрне куйган, хәрир либасларны суйган,
Сөт имгән баласын җуйган, үлем шундый гаҗәп хәлдер.
Ничә пәйгамбәрләр күчте, ничә падишаһлар күчте,
Вә ничә галимнәр күчте, үлем шундый гаҗәп хәлдер.
Галим булсаң да куймыйдыр, надан булсаң да куймыйдыр,
Фәкыйрь, баен да куймыйдыр, үлем шундый гаҗәп хәлдер.
Бу дөньяларга алданма, ахыр авыр хәлдә калма,
Вакытында гыйбадәт кыйл, үлем шундый гаҗәп хәлдер.
Бу дөньялардан үтәрсең, кара җирләргә керерсең,
Нинди җаваплар бирерсең, үлем шундый гаҗәп хәлдер.

Җэмал - - матурлык.
Камэл /камил -- тулылык, камиллек.
Хәрир -- ефәк.
Либас -- кием.



Мөнәҗәт Мөслим районы Нарат Асты авылында яшәүче Гарипова Мәхтүмәдән (1915 елда туган) 1990 елда М.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 480 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz