Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

ҮТӘР ДӨНЬЯ, ИСӘР ҖИЛЛӘР


Үтәр дөнья, исәр җилләр, мосафирдыр барча коллар,
Вакыт җитсә, кызыл гөлләр сула бер көн, сула бер көн.
Фәрман булып, Хактан әҗәл килә бер көн, килә бер көн,
Шәриф тәннән газиз җанны ала бер көн, ала бер көн.
Үлде диеп еглашырлар, җеназаңа ябышырлар,
Малың калса, өләшерләр, каты хәсрәт була бер көн.
Һәр ни барың монда кала, угыл-кызың ятим кала,
Либастан гел горьян кылып, ушбу үлем килә бер көн.
Гомерең үтте - нидер хасил, әҗәл килсә, җанга васыил.
Нәкый суы тәнгә вәсил була бер көн, була бер көн.
Никадәрле кайгырсаң да, күзеңнән кан агызсаң да,
Кала алмассың үлемнән, башыңны ташка орсаң да.

Либас - кием.
Горьян - ялангач.
Васыйл - алу, кушылу.
Нәкый - чиста.
Вәсил - коелу.



Мөнәҗәтне Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Хәмидуллин Мохтәр Хәмидулла улыннан (1912 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 466 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz
>