Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

ЯКТЫ ДӨНЬЯЛАР КАЛЫР БЕР ЗАМАН


Дөньяны ташлап, бер көн китәрбез,
Караңгы гүрдә нихәл итәрбез?
Караңгы гүрдә калыр бу башым,
Хәдис-Коръәннәр булсын юлдашым.
Шатланыр идем атнакич үлсәм,
Җомгага кадәр гүрләргә керсәм.
Дога кылыгыз, дуслар-туганнар,
Рухым шат булыр, дога кылсалар.
Өмид итәмен дога кылуны,
Җәннәт эчендә бергә булуны.
Озак тормамын, бер көн үләрмен,
Актык серемне кемгә сөйләрмен?
Кемнәр буяган кызыл буяуга,
Кемнәр алданмый фани дөньяга?
Якты дөньялар калыр бер заман,
Бармый калырга булмас һич аман.
Салкын гүрләргә илтеп салырлар,
«Килдеңме?» - диеп, җавап алырлар.
Килерләр анда ике фәрештә,
Булмас ал ардан шәфәгать һич тә.
Калыр малларың, шәп биналарың,
Китәрсең куеп, ал арның барын.
Асыл киемең салдырып алырлар,
Бүзләрдән безгә кәфен салырлар.
Гүр куеннары кысар безләрне,
Гүр балчыклары басар тәннәрне...



Мөнәҗәтне Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1901 елда туган) 1990 елда М.Хөснуллин язып алган. 494-495 бит.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz