Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

ЯЛЫНАМ, ТӘҢРЕМ!


Һәммәдән соңра гарземне сөйлимен ялынып, Тәңрем,
Торам кул баглап алдыңда, теләгем кабул ит, Тәңрем!
Җуелмас һич гамәл, кардәш кирәк, яхшы-яман булсын,
Нинди уйда, ни фикердә йөргәнен белгүче Тәңрем.
Килеп җитте шәриф айлар, шәриф көннәр, шәриф кичләр,
Белем җиткермибез кадерен, каралган кальбебез, Тәңрем.
Руза тоткучы көннәрдә, торгучы төннәрдә
Ирешер һәр теләгенә, мәкяфәт бирәчәк Тәңрем.
Бу дөнья бакый дип белмә, үлем килмәс диеп йөрмә,
Килер бер көн, фәна хәлгә тетеп ташлар аны Тәңрем.
Булып җан тәннән очкан кош кеби, аны тыялмыйсың,
Калыр мал-мөлкәтең - әһлен шулай тәкъдир кыйлыр Тәңрем.
Эчең-тышыңны пакь әйлә, сүзең-фигълеңне саф әйлә,
Ки вөҗданыңны ак әйлә, сөя пакьлекне ул Тәңрем.
Сакла инде гөнаһлардан, кинә-хөсет, нифаклардан,
Ки бөһтан-ифтиралардан, аны сөйми бөек Тәңрем.
Гөнаһлардан тапалмассың, берәрен яшереп кадалмассың,
Кул-аяк әгъзаларыңны сөйләтер өстенә Тәңрем.
Бу әйткәннәрдә һич шик юк, кыямәт көн тереләчәк,
Ки мәхшәр халкы алдында сөаль итәчәк ул Тәңрем.
Гамәлләрне кабул әйлә, җавапларны ансат әйлә,
Ки йөзләребезне ак әйлә, кәрим рәхим гафур Тәңре!



Мөнәҗәт Мөслим районы Нарат Асты авылнда яшәүче Гарипова Мәхтүмәдән (1915 елда туган) 1990 елда К.Хөснулин язып алган. 188 бит.

Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz