Мөнәҗәтләр

Дин гыйлеме – татлы җимеш


Калды безгә бик зур нигъмәт,
Дин гыйлеме – бик зур хикмәт.
Уйласак, безгә зур хөрмәт,
Без – Мөхәммәт өммәтебез.

Калмады алтын вә көмеш,
Калды безгә зур өлеш.
Дин гыйлеме – татлы җимеш,
Без – Мөхәммәт өммәтебез.

Һич тә сүзем түгел ялган,
Мирас булып гыйлем калган.
Шул гыйлемнән өлеш алган,
Без – Мөхәммәт өммәтебез.

Дин исламга сабит булыйк,
Гыйбадәтләрне төз кылыйк.
Рәсүлүлдән өлеш алыйк,
Без – Мөхәммәт өммәтебез.

Дин исламга җан багышлыйк,
Бозык гамәлләрне ташлыйк.
Изге гамәлләрне башлыйк,
Без – Мөхәммәт өммәтебез.

Буш үткәрмик гомерләрне,
Сафландырыйк күңелләрне.
Кылыйк изге гамәлләрне,
Без – Мөхәммәт өммәтебез.



2009 елда Тойгелде авылында яшәүче Гыйльфанова Нуриядән
Г.Җәлилова язып алды.




Сайт управляется системой uCoz