Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Флүсә бәете


Лә иллаһә илләлләһы,
Аллаһы ул бер генә.
Шул Тәңре теләгенә
Карыша алыр кем генә?

Һәр кешегә төрле язмыш,
Төрле гомер бирелә.
Шул язмыштан узмышлар юк,
Үзгәрә алмый кирегә.

Сиңа да бит гомереңне
Ходай язган тугач та.
Килми башка авыр уйлар
Чирләр чолгап алгач та.

Авыруыңны белсәң дә,
Бармадың табибларга.
Дөнья көттең, гомер иттең,
Кемне соң гаепләргә?

Җәйләр үтсен, эшләр бетсен,
Барырмын дидең көзен.
Көзләр җиткәч, өр-яңадан
Эшкә тотындың үзең.

Авыру озак көттермәде,
Азайды әрсезләнеп.
Беркөн шулай йөргән җирдән
Аудың син хәлсезләнеп.

Каршы торырга теләдең,
Бирешмәскә тырыштың.
Әмма көчсезлегеңне аңлап,
Язмыш белән килештең.

Инде менә больницада
Утырасың моңаеп.
Тиргисең син үз-үзеңне
Килгәнеңә соңарып.

Пычак асларына керүе
Бик җиңел булмагандыр.
Гомерем бетә дигән уйлар
Башыңда тумагандыр.

Хәзер тагын син өеңдә
Туганнарың яныңда.
Әлегә син ялгыз түгел,
Әлегә син аңыңда.

Бик телисең торып басып
Кабат йөреп китәргә.
Тик авырту рөхсәт бирми,
Инде ни хәл итәргә.

Күзләрең хәлсез йомылган,
Салынып төшкән кулларың.
Яныңнан бер дә китмиләр
Кызың белән улларың.

Газиз әнкәң баш очыңда
Инде өмете өзелгән.
Ходайдан сорап, ялварып
Күзендә нур сүрелгән.

Күктә балкый май кояшы,
Чәчәк ата шомыртлар.
Котылгысыз әҗәл килә,
Кайгы булып бу йортка.

Кердем хәлеңне белергә,
Битләреңнән сыйпадым,
Гомерең өзеләсен белгәч,
Күз яшемне тыймадым.

Минем килүемне генә
Көткән кебек булдың син
Иртәгәсен мәңгелеккә
Күзләреңне йомдың син.

Кинәт чыккан кара болыт
Якты нурны каплады.
Күз яшьләре, ачы хәсрәт
Чит капканы какмады.

Ходай биргән гомерләрне
Һич булмый шул озайтып.
Беркөн шулай мәңгелеккә
Калалар шул озатып.

Язылу датасы – 23 май, 2003 ел.


2009 елда Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Гыйльфанова
Нуриядән Г.Җәлилова язып алды.




Сайт управляется системой uCoz
>