Җырлар




Мөслим (беренче вариант)

Константин Шаповалов исемендәге инструменталь ансамбль уйный.
Җырлый - Халидә Спиридонова-Уразаева.


Уралып-уралып ага
Мөслимнең Ык сулары шул,
Мөслимнең Ык сулары.
Шул суларда йөзеп үсә
Эшчән матур яшьләре.

Ал, зәңгәр чәчәкләр җыйдым
Мөслим су буйларыннан шул,
Мөслим су буйларыннан.
Туган илем, үскән җирем,
Чыкмыйсың уйларымнан.



Мөслим (икенче вариант)

Җырлый - Фиразия Сәрвәрова.


Уралып-уралып ага
Мөслимнең Ык сулары шул,
Мөслимнең Ык сулары.
Шул суларда йөзеп үсә
Алсу йөзле кызлары.

Ал, зәңгәр чәчәкләр җыйдым
Мөслим су буйларыннан шул,
Мөслим су буйларыннан.
Туган җирем, үскән җирем,
Чыкмыйсың уйларымнан.

Мөслим Ык буйлары ла,
Матур әрәмәләре шул,
Матур әрәмәләре.
Әрәмәдә күңел ача
Эшчән матур яшьләре.




Сайт управляется системой uCoz