Җырлар
Егетнең зирәкләре
Биек тауның башларына
Кошлар оя ясамый;
Ал булсада, гөл булса да,
Туган илгә охшамый.
Кушымта:
Триер, триер,
Триер иләкләре;
Бу сугышта дан казанды
Егетнең зирәкләре.
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Нурания;
Дошманнарның котын ала
безнең батыр армия.
Кушымта.
Мөслим районы Елгабаш авылында Ә.Камалова язып алган.
Материал “Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары” (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980, 213 нче бит) китабыннан алынды.