Мөнәҗәтләр

Аналар мөнәҗәте


Безне әүвәл тудырган,
Юындырган, киендергән,
Биләүләргә биләгән –
Сез, шәфкатьле аналар.
Безгә ак сөт имезгән,
Өскә ак кер кидергән,
Тәмле ашлар җыйдырган –
Сез, шәфкатьле аналар.
Беләкләрен талдырып,
Күз яшьләрен тамдырып,
Тәмле йокы калдырып,
Күтәргәнсез, аналар.
Салкынлыкта өшетми,
Эсселектә пешерми,
Кыенлыкка төшерми
Үстергәнсез, аналар.
Безгә бәхет теләгән,
Безне көн-төн уйлаган,
Безнең өчен елаган
Сез булгансыз, аналар.
Башлап иман өйрәткән,
Тәмле сүзләр сөйләткән,
Моңлы көйләр көйләткән –
Сез, шәфкатьле аналар.
Көн-төн безне барлаган,
Искебезне ямаган,
Өстебезне караган –
Сез, шәфкатьле аналар.
Кечкенәдән, шулай ит дип,
Тәрбияләп, зур итеп,
Инде үскәч, болай итеп
Укыткансыз, аналар.
Озын гомер телибез,
Без Тәңредән сорыйбыз,
Сезгә рәхмәтләр телибез:
Рәхмәт сезгә, аналар.
Моннан соңгы көннәрдә
Тәңрем сезне сакласын.
Күп хәсрәтләр һәм зәхмәтләр
Һич тә ишек какмасын.
Алдыгызыга асылташ,
Алтын-көмеш коелсын.
Газиз Тәңрем ярлыкап,
Гөнаһларыгыз җуелсын.
Һәрбер яхшы илләрдә,
Ямьле якты җирләрдә
Сезнең изге исемегез
Яд ителгән телләрдә.
Дөнья, ахирәт – һәрвакытта
Йөзләрегез ак булсын.
Исемегез саф-пакь булсын,
Рухларыгыз шат булсын.



Мөслим районы Мөслим авылында яшәүче 6 бала анасы Дәүҗия Шәйхетдинова язды. “Авыл утлары” исемле район газетасыннан алынды. (8 март, 2008 ел)




Сайт управляется системой uCoz