Җырлар

Одес дигән ни зур кала


Одес дигән ни зур кала,
Урамында солдат бара;
Безнең хәлне сорасагыз,
Аркабыздан тирләр ага.

Иртә торып тышка чыктым,
Сандугач сайрый өн берлән;
Марш сугып без йөрибез,
Урам буенда көн берлән.

Аягымдагы күн итек
Поход йөреп тузар микән;
Казармада без ятабыз,
Гомер шулай узар микән?

Өстемдәге шинелемне
Ничекләр итеп туздырыйм;
Җыен ятлар арасында
Ничекләр гомер уздырыйм?



Татарстанның Минзәлә шәһәрендә яшәүче Рокыя Усманова (1901 елда туган) тапшырган җыр дәфтәреннән.
"Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988, 83 нче бит) китабыннан алынды.



Үтте инде гомер яртысы


Башыма ла кигән, әй, бүрегем
Казыкларга кунган ла кош кебек;
Туган-үскән илем, күргән көнем
Йокыларда күргән төш кебек.

Бормалы ла борма-борма баскыч,
Менәбез лә бауларга тотынып;
Солдат башкайлары ниләр күрми,
Булыр микән тиздән котылып?

Казармаларның ла, ай, ак ташы,
Эченә үтми кояш яктысы;
Солдат булып читтә йөри-йөри,
Үтә инде гомер яртысы.



Музыка белгече Ә.Абдуллин тапшырган җырлар дәфтәреннән. 1937 елда Татарстанның Минзәлә районында яшәүче К.Кәримовтан язып алынган.
"Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988, 84 нче бит) китабына кергән.



Ямьле Агыйдел буйлары


Агыйделкәйләрнең аръягында
Кына гөлләр үсә бер төптә;
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Сагынасыңмы диеп ник сорыйсың,
Исләремнән чыкмый бөртек тә.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Агыйделкәйләрнең аръягында
Кәрешкәдән кибән кем куйган?
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Сагынасыңмы диеп ник сорыйсың,
Туган-үскән илдән кем туйган?
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Агыйделкәй буе тугай0тугай,
Сайрап тора сандугач-тургай;
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Шул тургай кошларны күрә алмый,
Саргаеп ук үләрмен бугай.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.

Агыйделкәй буе тугай-тугай,
Тугайлары саен бер тургай;
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.
Шул тургайлар кебек сайрашырга
Язган микән безгә бер ходай.
Ямьле Агыйдел буйлары ла,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны.



Музыка белгече Ә.Абдуллин тапшырган җырлар дәфтәреннән.
1937 елда Татарстанның Минзәлә районында яшәүче К.Кәримовтан язып алынган. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988, 121 нче бит) китабына кергән.





Сайт управляется системой uCoz