Мөнәҗәтләр

Балаларым төрле якта


Балаларым, сезгә сүзем:
Канлы-яшьле ике күзем.
Языйм дисәм, язып булмый,
Язмышлардан узып булмый.

Сәламнәр җибәрдем сезгә,
Сәламнәрем җитсен сезгә.
Күңелебез гел сездә,
Сабыр бирсен үзе алла.

Итә белән искән җилләр,
Исәр микән сезнең якка.
Иртә торсам, хатлар көтәм,
Балаларым төрле якта.

Аннан кошлар килер микән,
Балаларым күрер микән.
Әхвәлләрем белер микән,
Дип көтәм мин алардан.

Берсе Сакта, берсе Сокта,
Балаларым төрле якта.
Күзләрдән кайнар яшь тама,
Хатларыгыз килгән чакта.

Кадыбашның юллары киңдер,
Агыйделләр белән тиңдер.
Өзелеп язам мөнәҗәтем,
Адашкан анагыз миндер.

Кашың – кара сызылмыштыр,
Тешең – энҗе тезелмештер.
Йөрәгемнең бәгырьләре
Сезнең өчен өзелмештер.

Сагыну хәле – кыен эштер.
Йөземне сары алмыштыр.
Балалардан аерылмыш
Пәйгамбәрләрдән калмыштыр.



Әгерҗе районы, Кадыбаш авылында яшәүче Айдарова Фәридәнең кулъязма дәфтәреннән 1993 нче елда Г.Абдуллина язып алды.




Сайт управляется системой uCoz