Мөслим төбәге фольклоры

 Җырлар

Узды яшь гомер


И картлыгым, ник иртә килдең?
Мин картайганны син каян белдең?
Яшьвакытларым, кая киттең син,
Картаеп, мине ямьсез иттең син.

Алсу йөзләрнең нуры китә икән,
Яшьлек гомерләр бик тиз үтә икән.
Яшьлек чәчәгем өзелеп кипте,
Искән җил кебек үтте дә китте.

Күңелле икән яшьлек чагында,
Әйләнеп кайтмый тик ул тагын да.
Ул вакытларны әй бер күрергә,
Төштә күргән күк калды күңелдә.

Картлык хисләре ямансу икән,
Тиз килеп җитте, агымсу икән.
Бу чәчләремә нигә ак төшә?
Яшьлегем белән картлык тартыша.

Картлык көчле икән, яшьлекне җиңде,
И син яшьлегем, китәсең инде.
Йөклый алмыйча чыгам төннәрдә,
Кадерсез калмыйк картлык көннәрдә.

Бер картайгачтын, ямьнәр тапмыйсың,
Ашыкма, гомер, кире кайтмыйсың.
Авыр тормышлар уздылар күптән,
Бу яшь гомерне күрәлмәм бүтән.

Иртә торгачтын, кичләрен көтәм,
Китте яшь гомер, килмәм дип бүтән.
Язулар язып, куярмын бөкләп,
Китте яшь гомер, кулларын селтәп.

Кемнәр тумаган, кемнәр булмаган,
Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган.
Мәңгелек йортка барып җитәрбез,
Тапкан малларны ташлап китәрбез.


Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче Айдарова Фәридәнең кулъязма дәфтәреннән 1993 нче елда Г.Абдуллина язып алды.




Сайт управляется системой uCoz