Мәзәкләр

Шәфыйк агай мәзәкләре


***
Малай чакта булды бу хәл. Колхоз оешкан еллар. Налуг түләмәгән һәр кешене идарәгә чакырып сүгәләр. Бер абзыйны никак китерә алмыйлар бит! Өендә бикләнгән дә чыкмый инде, майт якасына. Шунда идарәдәгеләргә : «Хәзер алып киләм мин аны», дим. Бар, диләр, попробуй. Көләләр. Бардым да кычкырам:
- Чык, Ситдыйк абзый, атам, - дим. Юк, уйламый да. Минем уйнап йөри торган шырпы мылтыгы бар иде. Күп уйлап тормадым, тарттым мин моны.
- Атты, атты!—дип, коты очып килеп чыкмасынмы Ситдыйк абзый.
- Әйдә, мәйтәм, киттек. Сине идарәдә көтәләр.
Тәки алып бардым бит үзен.

***
Бусы соңрак булган хәл.Суслангердан кайтып килеш. Бер сутка авызга капмаган. Портта кайры астында ятам, берәр авылдаш күренмәсме дип. Шулчак җигүле атта Әхмәдулла абзый үтеп бара. «Алып кайт әле авылга», - дим. «Әйдә», - ди Әхмәдулла абзый.
Киттек моның белән. Аның да ашарына әллә ни юк, яулыкка талкан бәйләгән. Эчтә бүреләр улый.
Габдулла дигән авылда ялга туктадык. Карт-карчык яшиләр. Болар колхозга кермәгәннәр, карт үз җиренә чәчәргә киткән. Әби безне сыйларга уйламый да.
- Әби, ятып торам әле, бәлки берәр яхшы төш керер, - мин әйтәм.
Бер ярты сәгатьтән торган идем, әби кызыксына:
- Нәрсә күрдең төшеңдә, улым? - ди.
- Мәскәүдә булдым, мин әйтәм, зур күпер күрдем, җыелганнар зур начальниклар,колхоз турында сөйләшәләр. Кинәт зур болыт килеп чыкты, давыл купты да шул күпер әйләнде.
- Амин, амин, - ди әбием. - Колхоз бетә икән. Картымнан сөенеч алырга йөгерим әле.
Карты йөгереп кайтты.
- Карчык, кунакларны кунакча сыйла инде син, - ди.
Өстәлгә ипи, май, бәрәңге - хәзинәдә нәрсә бар, бөтенесе дә кунаклады. Шулай итеп безнең тамак туйды, кәефләнеп кайтырга чыктык.

***
Бермәлне облавага эләктем бит. Совхозда скотник булып эшләп йөргән чак. Кул тик тормый. Өйгә ни дә булса ияртеп кайтасы килә. Уникеләп кешене тотып, урланган сенаж өчен иптәшләр суды ясадылар, һәркемгә унар сум штраф салып киләләр. Миңа чират җитте. - Ничә кило әле синең, Шәфыйгулла? - ди суд рәисе.
- Бер сәнәк инде, - дим, - 19 кило. Каһәр суккыры, сәнәгем үземнеке булмады, озын җәплесе эләккән,үземнеке белән азрак салынган булыр иде, минеке кыска җәпле бит, - дим. Ышандылар тәки. Биш тәңкә белән котылдым.

***
Ындыр табагында каравылда торам. Бер дигән түшәмлек такта ята инде, берәүгә дә кирәкми. Кирәге чыгар бит моның хуҗалыкта дип, култык астына кыстырдым да киттем капкага таба. Шулчак каяндыр райком секретаре килеп чыкмасынмы!
- Туктале, бабай, кая алып киттең тактаны? - ди бу.
- Иптәш начальник, мәйтәм, биклим әле менә бу капканы, ике капка читен бит, берсеннән керәләр, икенчесеннән чыгалар. Карап бетереп булмый, бер капкадан гына йөрсеннәр.
Ушы китте начальникның. «Бар икән бер сознательный каравылчы Тойгелдедә», - дип бәк озак сөйләп йөргән.

***
Яшь чак. "Беренче мәртәбә шәһәр вокзалына эләктем. Мин аңгы-миңге йөргән арада, кирәкле поезд киткән дә барган. Түзәлмәдем, әче итеп сүгендем. Гөнаһ шомлыгына каршы, янда милиционер тора икән. Эләктерде дә бу мине, вокзал начальнигына алып кереп тә китте. - Так и так, җәмәгать урынында кычкырып сүгенде, штраф сиңа - өч тәңкә, - ди.
Нишлисең, милиционер белән сугышып булмый, сузам моңа өч сум. 15 тиен дә өстәдем. Тегеләр аптырап калдылар.
- Зачем 15 копеек? - диләр.
- Я ишо плюнул же там, - дим.
Көләләр тегеләр. Акчаларымны кире биреп, чыгарып җибәрделәр. Шулай ул, көлдерергә кирәк кешене, көлдерсәң, әбәзәтельно уңасың.

***
Совхоз печән бүлеп бирде бермәлне. Минеке совхоз җире белән рәдем туры килде. Печән җыйганда, як-якка караштырып, әз-мәз совхозныкын үз ягыма ыргытам. Шулчак каршыга директор килә.
- Син нәрсә, бабай, совхоз җирен йолкыйсың? Рөхсәт алдыңмы әллә? - ди.
- Рөхсәт бар бугай бит инде ул, энекәем, кем... - дим тотлыга-тотлыга.
- Бозау алдыңмы соң? - ди теге тагын да катырак кычкырып. (Ул чакта мәҗбүри терлек асрарга бирәләр иде.)
- Бер бишне алырга иде исәп, кешедән калышып булмас инде, - дим.
Йомшарды директор. Елмаеп җибәрде. Миңа шул гына кирәк инде. Тагын тапкырлыгым ярдәм итте.
Тормыш шулай уен-көлке белән күңеллерәк бара шул.



Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Гайнуллин Шәфыйк агай авызыннан Г.Вагыйзова язып алды.
1993 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz