Җырлар


***
Китәм инде мин илемнән
Кояш баеш якларына.
Ни күрсәм дә күрәм инде,
Тәвәккәл кылам Аллага.
Кая микән туган илләр,
Онытылмый туган җирләр,
Чирәмдәге яшел яфрак,
Аяк баскан кара җирләр.
Нигә соң без бу илләрдә
Гомерләр итә башладык?
Үзебезнең туган илне
Гомерлеккә ташладык?
Торып булыр микән монда,
Тирә-күрше - бар да ятлар.
Онытылмый һич үзебезнең
Матур урман һәм җимешләр.
Ничә еллар гомер иткән
Туган илем дә, югыйсә,
Хәтеремнән бер дә чыкмый.
Монда яман җилләр исә.
Торган җирем ошый миңа,
Туган җирләр онытылмый.
Кайсы инде, читтә торып,
Үзенең илен онытыр икән?!
Хөббел Ватан, минәл иман,
Дигән безгә рәсүлулла.
Туган илләрдә яшәргә
Насыйп итәр микән алла?
Туган илдән китү миңа
Каберләргә кергән кебек.
Зияратта газиз балам, кардәшләрем
Китмә читкә, дигән кебек.
Гомер иткән илем кала,
Дәхи торган йортым кала,
Исәпләсәм, эчем яна,
Сабырлар бирсәна, Алла.
Юл буенча укып киләм
Исме әгъзам догасын.
Безгә ходай шулай язган,
Ничекләр аны бозасың?
Урамдагы каеннарым
Үсте койма буйларында.
Никтер, һаман шул агачлар
Килә минем уйларыма.
Яфраклары шаулашалар
Китәләрмени болар, дип.
Бакчадагы агачларым
Озатып калды башын иеп.
Иртә тордым, ризык җыйдым,
Сәфәр киемнәрен кидем.
Хуш, авылым, китәм, дидем,
Йөрәк бәгырем көяр булды.
(1987)


Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче
Насыйрова Рәшидә Габделкадыйр кызыннан (1913 нче елда туган) язып алды Г.Абдуллина.




Сайт управляется системой uCoz