Мәзәкләр

Шуның өчен тырышып яту


Элегрәк авылга берәр түрә киләсе булса, юл кырыендагы чүп үләннәрен чаптырта торганнар иде. Янәсе, бу авылда тәртип. Безнең авылга Табеев
кереп чыгасы икән дигән хәбәр килгәч, Хәким бабайны юл буйларын
чабарга чыгарганнар. Тирләп-пешеп үлән чабып ятканда, аның янына
“Волга” машинасы белән Табеев килеп туктый да сорый: “Бабай, нигә
чабасың моны?” – ди. “Ник, син ишетмәдеңмени, безнең авылга Тайба
дигән кеше киләсе, шуның өчен тырышып яту”, - дип җавап бирә бабай.


"Әһә, кайттыңмы?!”


Авылга яңа гына радио кергән вакытлар. Нурикамал әбигә дә куялар кара эшләпә радионы. Шулай бервыакыт әби күршеләренә кереп озак кына кич утырып чыга. Кайтып кереп ишекне ачуы була, өйне яңгыратып, билгесез
ир-ат: “Әһә, кайттыңмы?!” – дип кычкырып җибәрә. Әби, өне бетеп, кире чыгып йөгерә. Ул кайтканда, радиода спектакль барган булган икән.
Әби шул көнне үк радиосын чоланга чыгарып куйган, ди.


“Оннана!”


Нуриасма апа бераз гына икмәк алып кайткан да, аны киледә төеп, он ясамак-
чы булган. Теле яңа гына ачылып килә торган малае Равил аның янында гына уйнап утыра икән. Нуриасма ничек кенә төйсә дә эшенең рәте-чираты юк, оны төшми дә төшми икән. Җен ачулары чыккан моның. Җитмәсә, бәләкәй малае, үчекләгән сыман: “Оннана, онна-на...” дип җырлап утыра, имеш. Нуриасма
апа түзмәгән: “Онлана, пычагым! Җитмәсә, син ачу китереп утырасың!” дип, малаена берне әйләндереп тә җибәргән.



Мөслим районыда туган һәм яшәгән
Рүзилә Һадиуллина язганнардан.
"Татарстан яшьләре" газетасы, 1992 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz