Мөнәҗәтләр

Мөнәҗәт


Укы, дисәгез, укырмын,
Күңелләребез ачылсын.
Сигез оҗмах эчләренә
Ризыкларыбыз чәчелсен.

Бәнем эчемдәге нарым
Җиһанга салсагыз барын,
Ки яндырыр суын-карын,
Бу хәлемә үзем хәйран.

Үлем хәлләре – авыр хәл,
Ходаем, бирсәнә түзем.
Чыгыр җаным, йомылыр күзем
Зәгъфыран тик булыр йөзем.

Әҗәл угы каты уктай,
Корылган, атылмый калмас,
Бу дөньяда җан иясе
Үлемне татымый калмас.



Мөслим районы Михайловка авылында яшәүче
Абдуллина Лотфисорурдан (1918 елда туган) Г.Абдуллина язып алды.
1992 нче ел.




Сайт управляется системой uCoz