Мөслим төбәге фольклоры

 Җырлар

Сагыну җырлары


Кара гына кара урманда
Йөри минем башларым.
Балаларым, сезне уйлап,
Ага күздән яшьләрем.

Карагайлы карурманны
Каплап алган болытлар.
Кая китте сезнең белән
Бергә булган минутлар.

Карагайлы карурманда
Карлар баскан эземне.
Күрер көннәр булыр микән
Синең нурлы йөзеңне.

Карагайлы карурманда
Алтын-көмеә ташлары.
Шул урманда ятып калды
Күп солдатның башлары.

Карагайлы карурманны
Үтәр көннәр булырмы?
Фашистларны җиңеп кайтып,
Кавышыр көннәр булырмы?

Карагайлы карурманда
Кар тирәнгә охшыйдыр.
Сездән башка җыйган ашым
Кызыл канга охшыйдыр.

Карагайлы карурманга
Окоп казып куйганнар.
Дөньялыкта кавышы алмасак,
Бәхил булыгыз, туганнар.


Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче
Айдарова Фәридәнең кулъязма дәфтәреннән 1993 нче елда Г.Абдуллина язып алды.



Сайт управляется системой uCoz