Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Шәмсекамалның энесе Әхсәнгә чыгарылган бәет


Минем туганым бар иде
Машинасы ак иде.
Ак машинага утырып
Йөргән чагы бар иде.

Туганкаем киемнәрең
Эленеп калды чөйләрдә.
Үле гәүдәкәең генә
Кайтып керде өйләргә.

Машиналарга бәрелгәч:
“Уф алла”, - диде микән?
Рульләргә башын салып
Җаннарын бирде микән?

И авыр көн, авыр көн
Авыр инде шимбә көн.
Кызыл гробларга салып
Күмеп куйдык шимбә көн.

И машина, машина,
Ак машина, машина.
Шул ак машина гына
Җитте газиз башына.

Олыимәнгә барган идек,
Абзыйсын күргән иде.
“Ипләп йөр, энем”,-дип,
Аркасын сөйгән иде.

Җанкайларың чыккан чакта
Куялмадым кулымны.
Суга барган чакта уйлап,
Ялгышамын юлымны.


2009 нчы елда Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Муллагалиева Бәдәр апа (1909 нчы елда туган) авызыннан Әмәкәй урта мәктәбе укучылары язып алган. Материалны сайтка тәкъдим иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.





Сайт управляется системой uCoz