Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Хәрби хезмәттә һәлак булган Фәндәвис бәете


Чик буенда торган чакта,
Башларымны имәдем.
Нишләптер дошманнарның
Килгәнен мин сизмәдем.
Чик буенда торган чакта,
Чыкты минем җаннарым.
Шул җирләрдә агып калды
Минем газиз каннарым.
Тормышларга ашалмады
Минем матур уйларым.
Тимер гробларга керде
Минем зифа буйларым.
Дошманнарга аталмадым
Кулымдагы дробны.
Минем дә күрәсем килә
Ач, әткәем, гробны.
Гомерләрем кыска булган
Үскән минем буйларым
Урманнарда шаулап үтте
Минем соңгы туйларым.
Җигеп йөргән аткаемның
Ялларын үрәалмадым.
Сагынып көткән абыемны
Үлгәнче күрә алмадым.
Өй буена утырткандыр,
Үсмәде агачлары.
Бөтен авылга таралды
Бу бала кайгылары.
Әткәй, әнкәй, туганнарым,
Мине күргәч еларсыз,
Минем ачы хәсрәтемә
Ничек итеп чыдарсыз?
Фәндәвискәй өйдә чакта
Йөрде матайга атланып,
Аның исемнәре кайтты
Хезмәтендә макталып.
Солдат булып алгачтын
Каеш будым билемә.
Хезмәт срогын тутырып
Кайталмадым өемә.


2009 нчы елда Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Муллагалиева Бәдәр апа (1909 нчы елда туган) авызыннан Әмәкәй урта мәктәбе укучылары язып алган. Материалны сайтка тәкъдим иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.





Сайт управляется системой uCoz