Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Марсила бәете


Онытма мине, газиз бәбкәем,
Хәерләр бирсәң, сөенер әнкәең.

Больницага киттем, терелермен дип,
Терелеп кайтып, сөенермен дип,

Өйләргә кайттым терелдем дип,
Алмаз улымны күрермен дип.

Зәңгәр күлмәгем бер дә кимәдем,
Алмаз улымны күреп туймадым.

Бардым урманга, җиләкләр пешкәч,
Рухым шатлана, догалар кылгач.

Җиләкләр пешкәч, болын буйларсың,
Әнкәем диеп мине уйларсың.

Җиләкләр пешкәч, болын буйладым,
Балаларымны сөеп туймадым.

Өйләргә кайткач, озак тормадым,
Балаларымны күреп туймадым.

Икәүләп мендек биек үрләргә,
Яшьләй кердем шул кара гүрләргә.

Хәзер ятамын кара гүрләрдә,
Җаннарым кайтты сезнең өйләргә.

Минем каберне тирән казыгыз
Ташлар утыртып исемем языгыз.

Бакчамдагы чәчәкләргә сулар сиптерәлмәдем,
Балаларымның баласын сөеп үстерәлмәдем.

Каберем өстендә кошлар сайрарлар
Мине онытмагыз, барлык туганнар.


Бәет авторы Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Латыйпова Фәния. Бәетне сайтка татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы тәкъдим итте. 2010 ел.





Сайт управляется системой uCoz