Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Әфганстанда һәлак булган Илфар бәете


Илфар кергән сугышларга
Мылтыклардан төз атып.
Илфар йөри күк өстендә
Дошманнарны күзәтеп.

Аның болай булулары
Кермәде төшләренә,
Лачын булып күтәрелә
Илфар күк өсләренә.

Илфар йөри күк өстендә
Парашютка утырып.
Дошманнарга карагандыр
Ике күзен тутырып.

Илфар йөри күк өстендә
Дары дроблар белән
Аның гәүдәләре кайтты
Калай гроблар белән.

Калай гроб өсләренә
Кара белән язылган,
Аның киләчәк тормышы
Кабер булып казылган.

Илфар йөрде үскән чакта
Күк атларга атланып
Аның исемнәре кайтты
Герой булып макталып.

Бакчаларда үсә микән
Утырткан каеннары.
Бөтен авылга таралды
Илфарның кайгылары.

Өй артында бакчада
Үсә микән камырлык.
Атасы – анасына
Ходай бирсен сабырлык.


2009 нчы елда Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Муллагалиева Бәдәр апа (1909 нчы елда туган) авызыннан Әмәкәй урта мәктәбе укучылары язып алган. Материалны сайтка тәкъдим иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.





Сайт управляется системой uCoz