Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Азат бәете


Бисмиллаһи вә биллаһи,
Җитте корбан гаете.
Мин әйтәмен, сез тыңлагыз,
Азат улым бәете.

Әнкәй, мине сабый чакта
Утыртып йөрдең атка.
Бу уйны күптән уйладым,
Яза алмадым хатка.
Әнкәй, мине елап таптың,
Елап күмәрсең инде.
Бер бөртегем иде диеп,
Сагынып сөйләрсең инде.
Әнкәй, мине тапкачтын да
Күтәрдең кулларыңа.
Газиз башымны салдым мин
Товарник юларына.
Поезд басып узып киткәч,
Баш күтәреп карадым.
Дөньяга таралган иде
Минем аккан каннарым.
Әти үлде Украйнада,
Мин Кустанай янында.
Сулар бирүче булмады,
Җаным чыккан чагында.
Әнкәй, рәхмәт укы инде
Мордван кызларына.
Җаным чыгар-чыкмас чакта
Алдылар кулларына.
Әнкәй, мине юган егет –
Мордван егете ул.
Минем каткан каннарымны
Кул белән җебетте ул.
Әнкәй, яшьләрең тамгандыр
Мнем венокларыма.
Син янда була алмадың
Соңгы минутларымда.
Әнкәй, пешкән ашларыңны
Утырып ашамадың.
Үзеңә авыр булса да,
Син мине ташламадың.
Әй туганнар, сезгә әйтәм,
Миңа бура корыгыз.
Әнкәй утырткан чаганга
Сулар сибеп торыгыз.
Туганнарым, сәгатемне
Югалтмагыз, ватмагыз.
Мин саны сезгнә калдырам,
Төсем итеп саклагыз.
Әнкәй, син генә белмәдең,
Өзелде бәгырьләрем.
Үзебезнең зиратларда
Булмады каберләрем.
Ничә менеп, ничә төштем
Вагонымның баскычын.
Өс алыштырырга кайттым,
Табалмадым ачкычын.
Киемнәремне дә тапмадым,
Бер ризык та капмадым.
Әкрен килгән поездга
Йөгереп барып капландым.
Әнкәй, сине төштә күрдем,
Чигүләр чигә идең.
Кайткан чакта, бергенәм, дип,
Аркамнан сөя идең.
Башларымны түбән иеп,
ПМСларда йөрдем.
Биш вагонны карап тордым?
Алтынчысына кердем.
Казак зиратларында
Ята газиз улыгыз.
Әткәй, әнкәй, туганнарым,
Зинһар, бәхил булыгыз!


Сөйләүче, язып алучысы билгесез. 1993 нче елгы кулъязма альбомнан алынды. 2009 нчы ел.





Сайт управляется системой uCoz