Бәетләр

Рафак бәете


Сентябрь аенда Рафак абыемның фаҗигале үлеменә 1 ел тулу уңаеннан.

Мәлләтамак авылында үсте зифа буйларым,
Изгелектә генә булды һәрчак минем уйларым.
Гөрләп яшәп яткан чакта өзелде яшь гомерем,
Әти-әнкәй, балаларга кара кайгы китердем.
Энем Рамил гургә кергәч, ярты бәгърем киселде,
Йөрәгемне бәйләп торган нечкә җепләр сүтелде.
Зираты да якын гына, тора безгә күренеп,
Мал карарга чыккан саен, карадым мин үрелеп.
Ике көннең берсендә гел энем янына мендем,
Соңгы тапкыр менгән чакта мине көткәнен сиздем.
Төшләремдә упкыннарга төшеп югалган идем,
Балалар ятим кала дип, куркып уянган идем.
Сөйләмәдем беркемгә дә ул төнге төшләремне,
Үзем генә сизеп йөрдем бик тиздән үләремне.
Минсез калгач нишләрләр дип, балаларны уйладым,
Исән чакта күпме сөйдем, һич тә сөеп туймадым.
Үләсе көнемдә һаман шулар иде күңелдә,
Балаларым кызганып ла, кайнар яшем түгелде.
Улым Ильяс, кызым Ләйсән матур булып үстеләр,
Эштән кайткан чакларымда йөгереп килеп үптеләр.
Шундый сагынып көттеләр минем кайтуларымны,
Йөрәкләре ничек түзәр бу олы кайгыларга?
Соңгы тапкыр киткән чакта бәхилләшеп киттем мин,
"Сакла апаеңны," диеп, Ләйсәнемне үптем мин.
Чыгып киткәч, кире кереп, тагын сезгә карадым,
Кичерегез, зинһар, мине, "кайтам" диеп алдадым.
"Исән-сау йөр, улым," - диеп, әнкәй, чыктың озатып,
Олы капкаларны ябып карап калдың яратып.
"Сез дә исән торыгыз" дип, башкаемны кактым мин,
Әҗәлләремне, нигәдер, чит җирләрдә таптым мин.
Әти-әнкәй, зинһар өчен, сабыр итә күрегез,
Оныкларыгыз хакына бу хәлләргә түзегез.
Өч балагыз үстердегез кадерләп-сөеп кенә,
Икәү яшьли гүргә кердек, калды бер бөртек кенә.
Сеңлем, сабыр ит, ул хәтле бетермә үз-үзеңне,
Син әти-әнкәйгә кирәк, тыңла, зинһар, сүземне.
Лилия, бәгърем, көн дә синең керермен төшләреңә,
Елмаеп, балкып кына мин тешәрмен исләреңә.
Әби, һаман ышанмыйча, мине көтеп йөрерсең,
Көзге җилләр искән чакта сәламем дип белерсең.
Яз шатлыгы булып кына дөньяга килгәнмен мин,
Көзге салкын төннәр җиткәч, ялгызым үлгәнмен мин.
Тамчы тамса, кояш көлсә, кошлар сайраса әгәр,
Мине искә алыгыз сез, бу булыр миннән хәбәр.
Язмышларга язылгандыр: тиз өзелде гомерем,
Көзге яфрак шавы белән яныгызга килермен.
Кышын карлар яуганда да онытып бетермәгез,
Җәен җиләк җыйганда да өзелер үзәгегез.
Догалар укырсыз безгә бик сагынган чакларда,
Башка берни дә кирәкми гүрдәге әрвахларга.


Фәһимә ГЫЙЛЬМАНОВА. 2009.




Сайт управляется системой uCoz