Бәетләр

Әхтәм бәете


Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә

Бисмиллаһы дип башладым
Бу бәетнең башларын.
Әкрен искән назлы җилләр
Сыйпый каберең ташларын.

Ашыгып киттең бу дөньядан
Син караңгы гүрләргә.
Яраткан чәчәкләреңә
Баулар суздым үрләргә.

Җылы кояш нурларында
Алар гөрләп үсәләр.
Синсез көннәр, озын төннәр
Бик ямансу үтәләр.

Ике кызың – күз нурларың –
Үсеп буйга җиттеләр.
Очар кош балаларыдай,
Йортны ташлап киттеләр.

Ялгыз башка тормыш йөген
Тартулар авыр икән.
Бер килгәчтен бу дөньядан
Кеше ник китә микән?

Газиз әткәң-әнкәң сиңа
Озын гомер теләгән.
Күңелләрен һәрчак яхшы
Изге теләк биләгән.

Тормышка аяк басканда,
Бәхетләрең ак иде.
Гомерлеккә диеп биргән
Вәгъдәләрең хак иде.

Киләсе көннәреңә дип,
Кордың бик күп планнар.
Тик авыру аяк чалды,
Каплады күк томаннар.

Бары да үтәр, газап бетәр,
Терелермен дип уйладың.
Син бит әле бу дөньяда
Бер дә яшәп туймадың.

Синең сызлап сыкрануың
Бәгырьләрне телделәр.
Инде гомерең өзеләсен
Якыннарың белделәр.

Кайвакытта бу сулышның
Соңгысы күк тоелды.
Сиңа карап туганнарның
Күз яшьләре коелды.

Каты авыру дәвам итте
Озын җәй буйларына.
Шулай газаплануларың
Булдымы уйларыңда.

Яшьтәшләрең, дус ишләрең
Синең янга килделәр.
Сулган йөзләреңә карап,
Хәлләреңне белделәр.

Әнкәң бәгыре өзгәләнә,
Баткан сары сагышка.
Таң атканда кошлар сайрый
Басып зифа камышка.

Санаулы калган көннәрең
Инде бик тиз үтәрләр.
Сагышлы күз карашларың
Гомерлеккә җитәрләр.

Туганнарың чәчәчк куяр
Каберең өсләренә.
Дөньядан иртә китүең
Кердеме төшләреңә?

Син утырткан алмагачлар
Чәчәк атарлар язын.
Сине уйлап өзгәләнер
Гомер кичергән ярың.

Тәрәзәгә якты кояш
Көмеш нурларын сибәр.
Гомер узар, кайгы бетәр,
Күз яшьләре дә кибәр.

Синең янга таныш сукмак
Беркайчан да суынмас.
Әткәң-әнкәң, якыннарың
Сине һич тә онытмас.

Көзләр җиткәч, кошлар китәр,
Канатларын кагынып.
Бары ды бергә җыелганда,
Искә алырлар сагынып.


2009 елда Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Гыйльфанова Нуриядән Г.Җәлилова язып алды.





Сайт управляется системой uCoz