Бәетләр

Рамазан бәете


Бисмилламны әйтеп башлыйм
Бу бәетнең башларын.
Ераклардан күренеп торсын
Минем кабер ташларым.
Бу дөньядан китеп бардым,
Килмәсә дә үләсем.
Гомеркәем кыска булды –
Ходай язган, күрәсең.
Туганнарым, яшәгез сез
Ямен табып яшәүнең.
Кадеркәйләрен белегез
Яшәү дигән җәүһәрнең.
Һәр кич безнең өй түреннән
Яшьләр үтә тргандыр.
Һәркөн әни, елый-елый,
Мине көтә торгандыр.
Әни, абый-апаларым,
Күп елаудан файда юк.
Кайтмаска дип китте инде
Сезнең төпчек улыгыз.
Әнкәем, һәркөн саен
Миңа дога кылыгыз!


Бәетне язучы - Гөлчәчәк Талыйпова.
Мөслим районы Әмәкәй авылы. 2006 ел.





Сайт управляется системой uCoz