Бәетләр

Илдус бәете

Яраткан энебез Хаков Илдус Шәехҗан улының
якты истәлегенә багышлыйм.

Бисмилла диеп башлыйм
Бәетемнең башларын
Завод урманы ягыннан
Күренә кабер ташларың.
Туып үскән шәһәребез
Кемерово ягында.
Томь елгасында коендык
Атнаның һәр ялында.
Син дә машина ятраттың,
Мин дә трамвай йөреттем.
Ялгыз калган чакларыңда
Безгә яшәргә керттем.
Кайларда гына булсаң да,
Шофер булып эшләдең.
Ерак юлга чыкканда да
Туры юлын эзләдең.
Берәүне дә калдырмадың
Үзеңнең бүләгеңнән.
Хушбуй исләре аңкыды
Һәрвакыт күлмәгеңнән.
Күп акча алып эшләдең,
Ә учларың тулмады.
Күпме игелек эшләп тә,
Бәхетләрең булмады.
Беркайчан да зарланмадың
Син үзеңнең эшеңнән.
Елмаюлар беркайчан да
Китмәделәр йөзеңнән.
Эшләп йөргән җирләреңнән
Кинәт кенә чирләдең.
Машинада эшләү бәхетен
Инде бүтән күрмәдең.
(Күрәсең, Ходаем сиңа
Озын гомер бирмәде.)
Синең караңгы гүрләрең
Һәрвакыт якты булсын,
Укылган догалар белән
Кабер түрләрең тулсын.



Бәетне язучы - Мәүлидә Арсланова.
Мөслим районы Иске Карамалы авылы, 2007 ел.





Сайт управляется системой uCoz