Бәетләр

Көрәшче егет Булат бәете


Бисмиллаһ диеп башлыйм әле
Бу бәетнең башларын.
Сүзләр табып булыр микән,
Эшләми бит башларым.
Бу бәетне язып булмый,
Күзләремнән яшь ага.
Мәрхүм Булат телгә килә
Каләмемә ярдәмгә.
Асфальт өстен күлләр итеп,
Җәелде каннарыбыз.
Тезеп-тезеп салганда,
Юк иде җаннарыбыз.
Бусы минем Булат диеп,
Өсләремә аудың син.
Тәннәрем җылы булса да,
Үлгән идем инде мин.
Әнием, кысып кочаклап,
Тәннәремне сызлаттың.
Җансыз икәнемне белгәч,
Аңнарыңны югалттың.
Сизенгәндәй шушы көнне,
Сөйләдең үткәнеңне.
Каерылып карап калдың
Клубка киткәнемне.
Өстәл өсте тулып калды
Тәмле ризыклар белән.
Өебезгә кайтып кердем
Җансыз тәннәрем белән.
Бүлмәмне җыештырганда,
Чылтырар медальләрем.
Булат улым юк диеп,
Өзелер бәгырьләрең.
Сабан туйлары җитсә,
Яраларың яңарыр,
Булат улым дия торгач,
Чәчкәйләрең агарыр.
Өйләнешергә сүз куештык
Ямьле җәй көннәрендә.
Сөйгән ярым насыйп булыр
Дөньяның кемнәренә?
Йортка ремонт ясадым
Киленең килүенә.
Әнием, бәгърем, күңелең ышынамы
Улыңның үлүенә?
Зәңгәр пәрдәләр сайладым
Йокы бүлмәләремә.
Пәрдәләр дә кирәк түгел
Караңгы гүрләремә.
Үзеңә охшаганга микән,
Өзеле-өзелеп яраттың.
Сөеп, күз тигердең бугай,
Әнием, мине югалттың.


Бәет язучы – Сәлимә Ягъфәрова. Мөслим районы Тойгелде авылы.
2007 нче ел.





Сайт управляется системой uCoz